Раниль Нуриев Син минем янымда

Исполнитель: Раниль Нуриев Длительность: 03:43 Размер: 6.84 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Раниль Нуриев — Син минем янымда"

Миңа нәрсә булгандыр, шаярмый, көлми идем
Дөньяның матурлыгын күрмәдем
Берни дә кызык түгел, юктан да төшә күңел
Нигә шулай икәнен мин белми идем

Син минем янымда
Бар дөнья көлә һәзер
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер
Син минем янымда
Бар нәрсә тәмле һәзер
Тауларны күчерергә мин инде әзер

Сине яратуымны үзем дә белмәгәнмен
Күкләрдән йолдыз эзләп йөргәнмен
Кадерне белмибез шул, югалтып карамыйча
Кояшсыз кала яздым мин аңламыйча

Син минем янымда
Бар дөнья көлә һәзер
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер
Син минем янымда
Бар нәрсә тәмле һәзер
Тауларны күчерергә мин инде әзер

Ни кадәр матур кызлар яулый алмый йөрәкне
Синнән башка беркем дә кирәкми
Күкләргә менеп була, син булсаң яннарымда
Дөнья матур, без икәү бергә чагында

Син минем янымда
Бар дөнья көлә һәзер
Мин бөтен дөньяны кочарга әзер
Син минем янымда
Бар нәрсә тәмле һәзер
Тауларны күчерергә мин инде әзер (2х)

Мин бөтен дөньяны кочарга әзер..

Похожие песни

Еще песни Раниль Нуриев

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)