Зәйнәп Фәрхетдинова Суга гына киткән әнием (Р.Чурагул-Р.Тимербаев)

Исполнитель: Зәйнәп Фәрхетдинова Длительность: 04:33 Размер: 8.34 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Зәйнәп Фәрхетдинова — Суга гына киткән әнием (Р.Чурагул-Р.Тимербаев)"

1. Бала чакта, суга барам диеп,
Ташлап китә идең, әнием.
Күзкәйләрен тәрәзләрдән алмый
Көтә иде сине нәниең.

Кайда икән әнкәй, кайда икән,
Чишмәләрдән китмәс ул ары.
Юк, үлмәгән әнкәй, югалмаган,
Суга гына киткән нибары.

2. Юл буенда үскән чәчәкләрдән
Кайда әни, диеп сорыймын.
Ак чәчәкләр миңа җавап бирә:
«Соңлагандыр бераз, мөгаен».

3. Су буенда үскән тал кызлары
Әнкәм көен әллә көйлиләр.
Алар белә: суга диеп киткәч,
Мәңгелеккә китми әнкәйләр.

Еще песни Зәйнәп Фәрхетдинова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)