Салават Фатхетдинов (10 сез.) Хатын-кыз

Исполнитель: Салават Фатхетдинов (10 сез.) Длительность: 03:47 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Салават Фатхетдинов (10 сез.) — Хатын-кыз"

Уңга карыйм – хатынлы ир
Сулга карыйм – ирле хатын
Хатын кызны күп тыңласаң
Ире – алкаш, үзе – алтын.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Башкаеңны ташка орсаң да,
Таба алмассың оҗмахны.

Яшь гомерне шуның белән
Әрәм иттем диюче бар.
Димәс иде, андыйларның
Димәк читтә сөюче бар.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Чит ирләрне сөеп кенә
Табалмассың оҗмахны.

Ирне ир иткән да хатын,
Ирне чир иткән да хатын
Чир булырдай ирләрне дә
Итә аласыз бит алтын.

Әй, хатын-кыз, онытмагыз
Һава кылган тау гөнаһны.
Бергә корган тормышмагыз
Хәтерләтсен оҗмахны.
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)