Айрат Сафин. Сагындым авылымны. "Йөрәк серләре"

Исполнитель: Айрат Сафин. Длительность: 03:32 Размер: 8.10 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Айрат Сафин. — Сагындым авылымны. "Йөрәк серләре""

Сагындым, сагындым авылымның
Ямь-яшел чирәмле урамын
Шул урам буйлатып кайтканда уйланып
Яшьлеккә кайткан күк буламын

Сагындым авылымнын кырларын
Тургайлы киң басу юлларын
Шул юллар узганда, тургай җыр сузганда
Хәтерлим яшьлегем елларын

Сагындым авылымның күлләрен
Бөдрә-тал, иелгән күл ярын
Сандугач сайрагач, күңелгә моң тулгач
Искә алам яшьлегем таңнарын

Сагынам, сагынам авылымның
Яшьлектән эз калган җирләрен
Кайтканда эзлимен, эзләми түзмимен
Яшьлекнең табылмас эзләрен

Сагындым, сагындым авылымның
Ямь-яшел чирәмле урамын
Шул урам буйлатып кайтканда уйланып
Яшьлеккә кайткан күк буламын

Еще песни Айрат Сафин.

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)