Ильсия Бадретдинова Әби-бабай

Исполнитель: Ильсия Бадретдинова Длительность: 03:50 Размер: 3.53 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Ильсия Бадретдинова — Әби-бабай"

Эссе беткән чакта,
Кояш баер якта,
Көтү кайтыр вакыт та җитә.
Туктап эшләреннән,
Капка төпләрендә
Әби белән бабай ял итә.

Җәйге матур кичтә
Артык дәшешмичә,
Аңлашырга ярты сүз җитә.
Үткәннәрне уйлап,
Кайчак авыр сулап,
Әби белән бабай ял итә.

Ярты гасыр бергә
Әллә ниләр күргән
Төрле чаклар булган - үткәннәр.
Икәү бергә-бергә
Түзеп шул хәлләргә(?),
Тормыш йомгакларын сүткәннәр.

Гади генә уйлар,
Кайтырмы балалар?..
Мунчаны ягасы иртәгә.
Еллар бик тиз үтә,
Оныклар да үсә.
Алар саны җитте дистәгә.

Ага вакыт, ага,
Көннәр көзгә таба,
Тыныч тормышларга ни җитә.
Авыл кичләрендә
Капка төпләрендә
Олы бер мәхәббәт ял итә.

Авыл кичләрендә
Капка төпләрендә
Куеп иңне иңгә,
Олы бер мәхәббәт ял итә..

Еще песни Ильсия Бадретдинова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)