Салават Фәтхетдинов
Гармун сайрый сандугачтай!!!
Исполнитель: Салават Фәтхетдинов
Длительность: 03:23
Размер: 7.75 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Салават Фәтхетдинов — Гармун сайрый сандугачтай!!!"
Бармаклары белән гүя,
Гармун телләрен саный.
Берсен ала, берсен куя,
Бер егет гармун сайлый.
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Уйнамый түзеп буламы,
— Кулда гармун булганда?!
Тын гына торып кара син
Җаның моңга тулганда.
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.
Кызлар күңелен җилкетер
Гармуннар бармы монда?
Тукта-тукта, нинди көй бу?
Йөрәкне урый моңга!
Гармун сайрый сандугачтай,
Гармун сайрый да сайрый.
Көйгә көйне ялгый-ялгый,
Бер егет гармун сайлый.