Ильдар Хакимов
Син бәхетле булсын өчен Син бәхетле булсын өчен
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Ильдар Хакимов — Син бәхетле булсын өчен Син бәхетле булсын өчен"
Син бәхетле булсын өчен
Төссез генә барган тормышымны
Алсу гөлгә күмеп килдең сиң.
Шат елмаеп чыккан кояш кебек
Ходай биргән бәхет идең син.
Кушымта:
Син бәхетле булсын өчен генә,
Әйт, җаныем, нишли алам?
Сине саклап, назлап яшәргә дип,
Мәңгегә янәшәңдә калам.
Нинди ләззәт җитә бу дөньяда
Сөйгәнеңнән сөелеп яшәргә?
Ни кадәр көч-куәт бирә миңа
Барлыгыңны белеп яшәү дә.
Кушымта.
Киңәшчем дә, якын дустым да син,
Иң кадерле газиз кешем дә.
Матурлыкны тоя белер өчен
Мәхәббәте кирәк кешегә.
Кушымта.