Татарский медляк красивая

Исполнитель: Татарский медляк Длительность: 04:15 Размер: 3.90 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Татарский медляк — красивая"

Үпкәләмә, авыр сүзләр әйттең, дип,
Назлы гына әйтергә дә була бит.
Туры сүзне, җаным, дөрес аңла син,
Андый сүздән миңа никтер кыен бит.

Йөрәгеңнең назлылыгы кайда соң?
Үпкәлим шул, аңла инде җанымны.
Бик яратып сиңа гашыйк булсам да,
Сабырлыгым минем бүген калмады.

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.

Белмим, нигә сиңа бик тиз үпкәлим?
Синең күңел бигрәк иркә бала күк.
Иркә бала яхшы сүзне аңлый бит,
Туры сүзне якын итеп әйтүем.

Үпкәләвең йөрәгемә кагыла,
Андый чакта кыен минем җаныма.
Бик яратып сиңа гашыйк булганга,
Гел үпкәләп сабырлыкны сынама

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем.

Йөрәгеңнең сабырлыгын тик җуйма,
Кадерледән-кадерле бит син миңа.
Киләчәккә ак бәхетләр тик юра,
Бәхет юлы урап үтсен кайгыны,
Мәңгелеккә аермасын Ходаем

Похожие песни

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)