Карлы милэш Без названия

Исполнитель: Карлы милэш Длительность: 02:55 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Карлы милэш — Без названия"

Яфракларын көздән койган,
Тәлгәшләре бөтен килеш.
Кышын миләш агачында
Утта яна кызыл җимеш.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Ачы җилләр,давылларга
Ничек кенә бирешмәдең?

Йолдыз-йолдыз карлар ява
Кызыл чуклы миләшләргә.
Охшаган бит язмышкаем-
Өзелмәгән тәлгәшләргә.

Карлы миләш,карлы миләш,
Коелмаган тәлгәшләре.
Китми калган кошчыкларга
Миләшеңне өләш әле.

Сөйлә,миләш, хәлләреңне,
Салкын кышлар кичерәсең.
Синең кебек үзем дә мин
Сагышлы моң эчендәле.

Карлы миләш,карлы миләш,
Үзе ачы, үзе татлы.
Калмадымы сөю уты
Бөртек кенә җимеш чаклы?.
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)