ИлСаф ...Әллә Ходай үзе сине миңа, Әллә мине сиңа яраткан

Исполнитель: ИлСаф Длительность: 04:04 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "ИлСаф — ...Әллә Ходай үзе сине миңа, Әллә мине сиңа яраткан"

1. Сине күреп уяндым да
Гашыйк булдым бөтен җиһанга.
Бу һаваны син дә сулыйсың бит,
Яшисең бит, җаным, син анда.

Кушымта:
Назлар өчен сине җилләр исә,
Күрер өчен сине таң аткан.
Әллә Ходай үзе сине миңа,
Әллә мине сиңа яраткан.

2. Назлы икән урман шаулавы да,
Татлы икән балан тәме дә.
Сиңа гашыйк булып кына белдем:
Бар икән бит дөнья яме дә.

Кушымта.

3. Яннарыңда гына булыр өчен
Ташлар идем алтын тәхетне.
Син бәхетсез булсаң – бәхетсез мин,
Син бәхетле булсаң – бәхетле.

Еще песни ИлСаф

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)