Зульфира & Алмаз Мирзаяновлар
Эйлэнэбез гомер бакчасында (Ильмира Гыймаева сүзләре, Альфред Якшимбәтов көе)
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Зульфира & Алмаз Мирзаяновлар — Эйлэнэбез гомер бакчасында (Ильмира Гыймаева сүзләре, Альфред Якшимбәтов көе)"
Ильмира Гыймаева сүзләре, Альфред Якшимбәтов көе.
Җәй белән көз бакча түрләрендә
Саубуллашу вальсы әйләнә.
Тылсымына түзә алмый йөрәк,
Җир әйләнә, хисләр бәйләнә.
Кушымта
Син минеке, мин синеке
Баш әйләнсә, әйдә, әйләнсен.
Җәйләр, көзләр бары саубуллаша,
Тик сөю бездән китмәсен.
Көз ялкыны кочкан якты төндә,
Карашыңнан синең назланам.
Җәйләремдә янар чәчәгең мин.
Алтын көздә татлы бал алмаң.
Җәй белән көз бакча түрләрендә,
Уздырамы алма туйларын.
Гомер бакчасында әйләнәбез,
Кулларыңда минем кулларым.