Ришат Галимов Истәлекләр...

Исполнитель: Ришат Галимов Длительность: 04:23 Размер: 3.52 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Ришат Галимов — Истәлекләр..."

Истәлекләр.

Җәйләр белән бергә
Әй, сиздерми генә
Узып бара безнең газиз гомерләр...
Яшьлек сукмакларын
Урый көзге җилләр,
Сагышы яфраклардай урала күңелгә!

Кушымта:
Балачагым, гүзәл сабый чагым,
Бергә үскән якын дусларым,
Йөрәгемдә ут кабызган ярым,
Сез кайларда икән хәзер, кайларда?
Онытылмас яшьлек елларының
Бәхет-шатлык тулы мизгелләре
Күңелемдә истәлекләр булып яңара.

Еллар арты еллар,
Әллә агым сулар
Юа микән шулай яшьлек эзләрен?
Тормыш йомгагымны
Туктатырга теләп
Артларыннан йөгердем, йөгердем, түзмәдем!

Кушымта:
Балачагым, гүзәл сабый чагым,
Бергә үскән якын дусларым,
Йөрәгемдә ут кабызган ярым,
Сез кайларда икән хәзер, кайларда?
Онытылмас яшьлек елларының
Бәхет-шатлык тулы мизгелләре
Күңелемдә истәлекләр булып яңара.

Гомер агышына
Буйсынмаска теләп
Дөрләп яна безнең яшьлек учагы.
Күңел дәшә алга,
Офыкларга таба
Чáкыра һаман да бу тормыш юллары...

Кушымта:
Балачагым, гүзәл сабый чагым,
Бергә үскән якын дусларым,
Йөрәгемдә ут кабызган ярым,
Сез кайларда икән хәзер, кайларда?
Онытылмас яшьлек елларының
Бәхет-шатлык тулы мизгелләре
Күңелемдә истәлекләр булып яңара.

06.10.2008

Еще песни Ришат Галимов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)