Луиза Якупова Ветераннар. Нәфисә Сабирзянова сүзе, Элмира Гилфанова көе

Исполнитель: Луиза Якупова Длительность: 04:01 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Луиза Якупова — Ветераннар. Нәфисә Сабирзянова сүзе, Элмира Гилфанова көе"

Ветераннар
Эльмира Гилфанова көе,
Нәфисә Сабирҗанова сүзләре.

1. Газиз ветераннар, сезнең тагын
Сирәгәйгән сафлар быел да...
Мәрхәмәтсез Вакыт эшен эшли,–
Туктап тору юк шул уенда.

кушымта:
Сез булганга безнең тормыш ямьле,
Без бәхетле, горур, иректә!
Ветераннар, сезгә дан һәм хөрмәт,
Сез мәңгегә безнең йөрәктә!

2. Тынычлыкны яклап көрәштегез,
"Ватан!",- диеп җаннар киселде.
Килер буын мәңге истә тотар,
Данлап яшәр сезнең исемне!
кушымта.

3. Ансат кына килмәгән бу Җиңү,
Җиңел бирелмәгән бу рәхәт.
Безгә матур тормыш бүләк иткән,
Ветераннар! Сезгә мең рәхмәт!
кушымта.

Еще песни Луиза Якупова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)