Әнвәр Нургалиев Хәбәр көтә әнкәй

Исполнитель: Әнвәр Нургалиев Длительность: 03:58 Размер: 9.08 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Әнвәр Нургалиев — Хәбәр көтә әнкәй"

группа Анвара Нургалиева
(

Ало, әнием, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларыннан тоям җылы тыныңны.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Телефоннан сөйләшүләр - күңел юату гына.
Сагынуларны басу микән, әллә уяту гына.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Көтәсең хәбәребезне, кайларда йөрмәсәк тә.
Син керәсең хәлебезгә, без керә белмәсәк тә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

Әнием, туган көнеңдә барыбыз да без бергә.
Телефоннар да ял итсен, ял итсеннәр бүгенгә.

"Тавышыгыз телефонның тимер чыбыкларында,
Берегез кояш баешында, берегез - чыгышларында".
Әниемнең шул сүзләре өзә үзәкләремне,
Кайгыртмыйча яшәтергә иде йөрәкәеңне.

группа Анвара Нургалиева
(

Еще песни Әнвәр Нургалиев

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)