♥Асылъяр Миннэн башка син дэ канатсыз♥

Исполнитель: ♥Асылъяр Длительность: 04:13 Размер: 3.86 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "♥Асылъяр — Миннэн башка син дэ канатсыз♥"

Син кош булып кердең минем төшкә
Очып киткән кошлар күк түгел.
Сайрый-сайрый очып килдең, ләкин
Сыңар канат идең син бүген.

Белмәдем мин ничек юрарга да,
Юрауларга күңелем яраксыз.
Аңладым мин бары шуны гына:
Миннән башка син дә канатсыз.
Очып килеп, кундың иңнәремә,
Бераз туңып, бераз калтырап.
Бу кош мине нигә үз итте дип,
Мин дә карап тордым аптырап

Белмәдем мин ничек юрарга да,
Юрауларга күңелем яраксыз.
Аңладым мин бары шуны гына:
Миннән башка син дә канатсыз.
Иңнәреңдә кошлар тою рәхәт,
Кошларның да мондый сылуын.
Кулым белән мин орынган идем,
Күрдем сина канат чыгуын.

Белмәдем мин ничек юрарга да,
Юрауларга күңелем яраксыз.
Аңладым мин бары шуны гына:
Миннән башка син дә канатсыз.

Похожие песни

Еще песни ♥Асылъяр

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)