Хәсән Туфан Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла)

Исполнитель: Хәсән Туфан Длительность: 01:29 Размер: 1.37 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Хәсән Туфан — Туган тел турында җырлар (укый Фоат Галимулла)"

И, телем, сансыз гасырны,
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.

И, безнең батыр телебез,
И, безнең гәүһәр мирас!
Күпләрне күргән башыңны
Инде син күтәр бераз.

Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге.

Чишмәләр исән чагында
Иделләр кибәмени?
Гасырлар күммәде сине,
Дәверләр күмәмени?

Иңгә-иң безнең теләкләр,
Кулга-кул уйларыбыз,
Якты язмышларга таба
Барасы юлларыбыз.

Син - минем тере тарихым,
Син - минем киләчәгем,
Тик синдә газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем.

И, телем, синдә нәфислек
Чишмәсе кибәрмени?
Гасырлар сиңа тимәде
Дәверләр тиярмени?

Еще песни Хәсән Туфан

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)