Зиннур Герман кое

Исполнитель: Зиннур Длительность: 03:22 Размер: 6.20 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Зиннур — Герман кое"

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Без барасы юлларның да
Ике ягы канаулы
Без моңлаймый кем моңлайсын
Калган көннәр санаулы

Биек икән тавыгыз да,
Куе икән талыгыз.
Без китәбез, туганнарым,
Бәхилләшеп калыгыз.

Туган илдән алып китте
Чуен юлның такыры.
Өстемдәге ак кулмәгем
кәфен булыр ахыры.

Похожие песни

Еще песни Зиннур

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)