Людмила Аланлы
Сары алма (Л.Аланлы муз.,Нэфисэ Сабиржанова суз.;Рамил Гилазетдинов, Владимир Федоров аранж.)
Исполнитель: Людмила Аланлы
Длительность: 03:07
Размер: 7.17 МБ
Качество: 320 kbit/sec
Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Людмила Аланлы — Сары алма (Л.Аланлы муз.,Нэфисэ Сабиржанова суз.;Рамил Гилазетдинов, Владимир Федоров аранж.)"
Сары алма
Людмила Аланлы көе, Нәфисә Сабирҗанова сүзләре
1. Көзнең көләч бер көнендә
Пәрәвезгә уралып,
Җиләк-җимеш бакчабызда
Йөрим уйлар уйланып.
Кушымта: Минем көзге җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
2. Исемеңне кушкан идем
Алмагачның берсенә –
Алмалары алтын-сары
Төскә кергән, күрсәнә!
Кушымта: Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
3. Кышлар җитеп, көмеш белән
Күмелсә дә җир өсте;
Өстәлемне һәрчак бизәр
Алманың алтын төсе.
Кушымта: Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.