Гузәл Уразова Язмыш йомгак сүтә(remix)

Исполнитель: Гузәл Уразова Длительность: 04:52 Размер: 7.62 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гузәл Уразова — Язмыш йомгак сүтә(remix)"

Язмыш йомгак сүтә(remix)

Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Кушымта:
Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Кушымта.

Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем, еллар арасында
Кабат сарыла куе ак томан.

Кушымта.

Еще песни Гузәл Уразова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)