Салават Фатхетдинов Санама син кэккук (Фирзәр Мортазин көеИндира Муллагалиева сүзләре)

Исполнитель: Салават Фатхетдинов Длительность: 04:04 Размер: 9.44 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Салават Фатхетдинов — Санама син кэккук (Фирзәр Мортазин көеИндира Муллагалиева сүзләре)"

Сансыз көннәремне санама, син,
Күзләреңне яшькә манчыма.
Ышанмыйм мин, кәккүк, юравыңа,
Ышанмыйм мин сиңа тамчы да.

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Язмыш көткән төгәл саны белән
Җырлагандыр йөрәк кыллары,
Һәм әйткәндер: «Сабый гына әле,
Җырлап калсын дәртле җырларын».

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Маңгаема күптән язылгандыр
Җиргә килгәч бер көн китәсе.
Ашыкма әле, кәккүк, нигә шулай
Ахыр көннәремне көтәсең?

Күзләремә карап уйланма син,
Баш очымнан һәр көн урама,
«Гомерләрең ай-һай кыска», — диеп,
Ялган кайгы миңа юрама.

Еще песни Салават Фатхетдинов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)