Вафирә Гыйззәтуллина Бөтен нәрсә сине хәтерләтә

Исполнитель: Вафирә Гыйззәтуллина Длительность: 03:38 Размер: 6.67 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Вафирә Гыйззәтуллина — Бөтен нәрсә сине хәтерләтә"

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Сагышымны гына яңарта.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә:
Күкләр, җирләр, сулар, Иделләр.
Иделләргә агып китте — кире кайтмас
Синең белән узган гомерләр.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Синсез хатирәләр юк хәзер.
Өзелеп сөйсәң, йолдыз кебек сүнми икән,
Мәңгелек ут икән ул хәтер.

Таңнар атса, таңнарым,
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Йөрәктәге ачы сагышны?

Похожие песни

Еще песни Вафирә Гыйззәтуллина

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)