Илдар Хакимов Ак каенга ак каен

Исполнитель: Илдар Хакимов Длительность: 03:15 Размер: 4.47 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Илдар Хакимов — Ак каенга ак каен"

АК КАЕНГА АК КАЕН

Яшьлекне яшьлек көтә,
Сөелеп гомер үтә.
Сөю утында янмасаң,
Тормышның тәме бетә.

Кушымта:
Ак каенга ак каен,
Шулай кушкан Ходаем.
Табарсыз сез дә парларны,
Кайгырмагыз көн саен.

Килер сөю көннәре,
Ак бит аның битләре.
Сөйгәннәргә табышмак ул
Мәхәббәтнең серләре.

Кушымта.

Ак төсләрне барлагыз,
Мәхәббәтне аклагыз.
Хисләрегезнең сафлыгын,
Чисталыгын саклагыз.

Кушымта.

Еще песни Илдар Хакимов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)