Гүзәл Уразова Кайт син, балам

Исполнитель: Гүзәл Уразова Длительность: 03:50 Размер: 5.27 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гүзәл Уразова — Кайт син, балам"

КАЙТ СИН, БАЛАМ

Фирзәр Мортазин көе,
Р.Вәлиева сүз.

Язгы сулар ургылып аккан чакта
Күңелләрем сине юксына.
Язлар ямьле түгел синнән башка;
Кайт син, балам, тизрәк, кайтсана!

Кушымта:
Кайт, күз нурым, кайт Туган ягыңа –
Тугайларың сине сагына.

Өй түрендә кошлар оя корды,
Сайрауларын тыңлап юанам.
Алар тиздән бала үстерерләр –
Минем генә йортым тын һаман.

Кушымта:
Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа –
Тургайлар да сине сагына.

Яз кайтмадың, бәлки көз кайтыр дип
Сине көтеп яшим мин һаман.
Узмасынла гомер сагыш белән –
Кайт, күз нурым, тизрәк кайт, балам.

Кушымта:
Кайт син, балам, кайт Туган ягыңа –
Газиз әнкәң сине сагына.

Газиз әнкәң сине сагына...
Газиз әнкәң сине сагына...
Кайт син, балам...

Еще песни Гүзәл Уразова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)