Идрис Кәлимуллин
Салават күпере-Радуга (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин)
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Идрис Кәлимуллин — Салават күпере-Радуга (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин)"
САЛАВАТ КҮПЕРЕ - РАДУГА
Рамил Чурагул сүзләре, Рөстәм-Хан Шәйдуллин көе
Мең эшләрдән арып, талып,
Күңел сораса дәва,
Мең чирләрдән арындыра,
Таза су, чиста һава.
Кушымта:
Салават күпере – “Радуга”!
Бар юллар сиңа илтә.
Фәрештәдәй табипларның
Дәвалары яшәртә.
Салават күпере – “Радуга”!
Бар юллар сиңа илтә.
Таза суың, чиста һаваң
Картларны да яшәртә!
Шифаханә, курортларның
Юк исәбе, юк саны.
Тик Уфаның “радуга”сын,
Инде меңнәр сайлады.
Кушымта.
Җирдә әгәр оҗмах булса,
Оҗмах үзе шушында.
Ак каеннар кочагында,
Наратлар ышыгында!
Кушымта.