♫ Гузель Уразова Әтиле ятимнәр

Исполнитель: ♫ Гузель Уразова Длительность: 04:09 Размер: 9.53 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "♫ Гузель Уразова — Әтиле ятимнәр"

Дөньяга туганда сабыйлар
Җиһанны яңгыратып елыйлар,
Нарасый күзләрен ачканда
Бәхетле булсын дип юрыйлар.

Сабыйлар мәхәббәт җимеше,
Сабыйлар күз яшен түкмәсен.
Парлылар, мәңгегә гел бергә булыгыз -
Сабыйлар ятимлек күрмәсен.

Сабыйлар аңланмас ялгышны,
Әтиләр-әниләр, төзәтик.
Булмасын әтиле ятимәр -
Язмышны үзебез үзгәртик.

Сабыйлар мәхәббәт җимеше,
Сабыйлар күз яшен түкмәсен.
Парлылар, мәңгегә гел бергә булыгыз -
Сабыйлар ятимлек күрмәсен.

Пар канатларыгыз сынмасын,
Төзәтмәс ялгышлар булмасын,
Тигез типкән парлы йөрәкләр
Сөю җепләренә уралсын.

Сабыйлар мәхәббәт җимеше,
Сабыйлар күз яшен түкмәсен.
Парлылар, мәңгегә гел бергә булыгыз -
Сабыйлар ятимлек күрмәсен.

Еще песни ♫ Гузель Уразова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)