Гузель Уразова Гашыйк итеп сакла син

Исполнитель: Гузель Уразова Длительность: 03:58 Размер: 3.65 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гузель Уразова — Гашыйк итеп сакла син"

Һәр яңа көн туган саен,
Яратасыңмы,дисең.
Әйтерсең лә сине генә
Сөюемне белмисең.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Гел "яратам" диеп торгач,
Тәме бетә бит аның.
Мәхәббәтне күңел белән
Тоярга өйрән, җаным.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Исеңдә калдыр, кадерлем,
Кабатламам яңадан:
Бөтен җаным-тәнем белән
Сине бик-бик яратам.

Ходай биргән мәхәббәтне
Чит-ятлардан якла син.
Гашыйк итә алдың мине,
Гашыйк итеп сакла син!

Похожие песни

Еще песни Гузель Уразова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)