ИЛҺАМ ШАКИРОВ Чыгарсыңмы каршы алырга

Исполнитель: ИЛҺАМ ШАКИРОВ Длительность: 04:05 Размер: 5.62 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "ИЛҺАМ ШАКИРОВ — Чыгарсыңмы каршы алырга"

Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?

Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсыңмы үтәргә?
Аерылганда вәгъдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?

Ашкынулы йөрәк көтә көн дә
Уртак таңның сызылып атканын.
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?

Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?

Еще песни ИЛҺАМ ШАКИРОВ

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)