Җырлый:Әлфия Авзалова
<<Ак чәчәкләр кебек кар ява>>... Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Сара Садыкова көе...
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!
Текст песни "Җырлый:Әлфия Авзалова — <<Ак чәчәкләр кебек кар ява>>... Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Сара Садыкова көе..."
Ак чәчәкләр кебек кар ява
Хәтерләтеп ямьле май кичен,
Шомырт чәчәк аткан тугайда
Йөргән идек икәү нур кичеп.
Тормыш юлларыбыз шул кичтә
Аерылды төрле якларга;
Ә шулай да иркәм гел истә,
Алыштырмам аны ятларга.
Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый,
Күрешергә ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен соң сагынмый.