Римма Никитина Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә...

Исполнитель: Римма Никитина Длительность: 03:11 Размер: 4.14 МБ Качество: 192 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Римма Никитина — Син дә миңа бер генә, мин дә сиңа бер генә..."

1. Йолдызлардан күзләдеңме,
Җирдән дә өзләдеңме.
Хыялымда күрдем дисең,
Син минем эзләремне.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

2. Син алтыным, син көмешем,
Ходай биргән өлешем.
Пар канатлы итеп яшик
Сөюебез җимешен.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә,
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

3. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
Былбыллардай серләшеп.
Яшик әле бер-беребезгә
"Бергенәм" - дип эндәшеп.

Син дә миңа бер генә,
Мин дә сиңа бер генә.
Икебезне кавыштырган,
Бу бәхетле көн генә.
Шулай булсын гел генә.
Шулай булсын гел генә.

Еще песни Римма Никитина

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)