Фирдус Тямаев Тагын да көтимме?

Исполнитель: Фирдус Тямаев Длительность: 03:16 Размер: 7.48 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Фирдус Тямаев — Тагын да көтимме?"

Хуш китәм дигәндә тукталдың
Тын калды давыллы хисләрем.
Күперләр ишелсә,
Юлларым киселсә,
Синсез бу дөньяда нишләрмен.

Бизмәндә тибрәлә язмышым,
Мин кылыр хәл иткеч карарын.
Тагын да көтимме? Сабырлар итимме?
Онытып син салган яраны.

Хуш китәм дигәндә чабудан
Туктатып калды да бер тойгы.
Сөюдән китәлмим,
Нихәлдә итәлмим
Соң тойды акылым,соң тойды.

Бизмәндә тибрәлә язмышым,
Мин кылыр хәл иткеч карарын.
Тагын да көтимме? Сабырлар итимме?
Онытып син салган яраны.

Хәтердә яңара сөюдән
Шатлыкта балкыган хисләрем.
Кайларга югалды,
кайлардан юл алды
Бәхет дип атаган чакларым.

Бизмәндә тибрәлә язмышым,
Мин кылыр хәл иткеч карарын.
Тагын да көтимме? Сабырлар итимме?
Онытып син салган яраны

Еще песни Фирдус Тямаев

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)