Сафиуллин Зиннур Карлыгачым кара кашым

Исполнитель: Сафиуллин Зиннур Длительность: 04:18 Размер: 7.89 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Сафиуллин Зиннур — Карлыгачым кара кашым"

Карлыгачым
Зиннур Сафиуллин көе Нур Әхмәдиев сүзләре

Нәрсә булды, тик син генә,
Син генә күз алдымда.
Карлыгачлар уйный кебек
Каш сикерткән чагында,
Каш сикерткән чагыңда.

Карлыгачым — кыйгач кашым,
Кара, кара канатым.
Сизеп торам: үкенечкә
Сине, сине яраттым.

Карлыгачлар, карлыгачлар
Ник уйнап оча икән?
Йөрәкнеке йөрәкләргә
Әйт, кайчан күчә икен?
Әйт, кайчан күчә икән?

Карлыгачым — кыйгач кашым,
Кара, кара канатым.
Сизеп торам: үкенечкә
Сине, сине яраттым.

Кайрылмасын канатлары
Карлыгачкайларымның.
Бер елмаеп карадың да,
Кайгылардан арындым,
Кайгылардан арындым.

Карлыгачым — кыйгач кашым,
Кара, кара канатым.
Сизеп торам: үкенечкә
Сине, сине яраттым.

Еще песни Сафиуллин Зиннур

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)