Салават Фәтхетдинов Әнкәмнең догалары. Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе

Исполнитель: Салават Фәтхетдинов Длительность: 03:29 Размер: 6.39 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Салават Фәтхетдинов — Әнкәмнең догалары. Роберт Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе"

Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы.
Саклый мине, яклый мине
Әнкәйнең догалары.

Кушымта:
Ташлама, әнкәй ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәйнең догалары –
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.

Кушымта:
Кырыс бит тормыш юллары,
Авыр бит дөньялары!
Хәлләремне җиңеләйтә
Әнкәйнең догалары.
Кабатлыйм мин дә әнкәйдән
Өйрәнгән догаларны.
Җиткерермен түкми-чәчми
Мин сезгә дә аларны.

Кушымта:
Ташлама, әнкәй ташлама,
Мине изге догаңнан!
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Еще песни Салават Фәтхетдинов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)