Борынгы аваз Син сазыңны уйнадың

Исполнитель: Борынгы аваз Длительность: 04:06 Размер: 7.52 МБ Качество: 256 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Борынгы аваз — Син сазыңны уйнадың"

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте,бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне.
Син сазыңны уйнадың.

Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай.
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар.
Син сазыңны уйнадың.

Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ,терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңрап үтте гомерләр.
Син сазыңны уйнадың.

Еще песни Борынгы аваз

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)