♫ Айдар Галимов Син сазынны уйнадын

Исполнитель: ♫ Айдар Галимов Длительность: 05:11 Размер: 4.75 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "♫ Айдар Галимов — Син сазынны уйнадын"

Моңланып ай нурларында,
Син сазыңны уйнадың:
Нинди кыллар чиртте,бәгырем,
Ул матур, яшь кулларың?

Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым;
Тыңладым да мин ирексез
Яшьлегемне уйладым.

Уйладым мин яшьлегемне.
Син сазыңны уйнадың.
Кайгылы күңелем тавында
Яңгырады кылларың.
Яңгырады ул моңлы кыллар...
Син сазыңны уйнадың.

Чыңлаган шул кылларыңдай.
Бер-бер үтте елларым:
Үтте айлар, үтте еллар,
Түзмәдем мин, егъладым.

Үтте айлар, үтте еллар.
Син сазыңны уйнадың.
Үткән ул даулы гомерләр,
Кан-көрәштә яңгырап.
Саклаганмын тик күңелдә
Шул көрәшнең моңнарын.

Аһ,терелттең син күңелнең
Бар күмелгән кылларын!
Яңрап үткән ул гомернең
Мин авазын тыңладым.

Яңрап үтте гомерләр.
Син сазыңны уйнадың.

Еще песни ♫ Айдар Галимов

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)