Лилия Хамитова Син минем кадерлем, мин синең багерең

Исполнитель: Лилия Хамитова Длительность: 04:24 Размер: 4.04 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Лилия Хамитова — Син минем кадерлем, мин синең багерең"

Лилия Хамитова - Мәхәббәт шушыдыр

Мин сиңа карыйм да,
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Кушымта:

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.

Без яшьне тоймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бергә,
Сөюдән исердек,
Барсын да кичердек,
Без бергә, без бергә, без бергә.

Кушымта:

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.

Бер яндым,
Бер туңдым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам буген дә.
Нәкь кояш кебек син,
Елмаеп көлеп син
Балкыйсың гомерем күгендә.

Кушымта:

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәңгегә кушылыр,
Син - минем кадерлем, мин синең багерең,
Мәхәббәт шушыдыр, шушыдыр.

Еще песни Лилия Хамитова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)