Гүзәл Уразова Без кабызган учаклар

Исполнитель: Гүзәл Уразова Длительность: 03:16 Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Гүзәл Уразова — Без кабызган учаклар"

БЕЗ КАБЫЗГАН УЧАКЛАР

Маяк булып яна ярда,
Ялкынланып төнге учак.
Сүнмәс кебек беркачан да,
Дөрләр төсле шулай һәрчак.

Хәтеремдә ул чакларның
Чаткылары балкыр әле.
Яшь гомерләр үтсәләр дә,
Сөю уты калыр әле.

Кушымта:
Без кабызган учакларның
Чаткылары нур чәчә,
Бөтерелеп ялкын бии,
Йөрәкләргә дәрт күчә.

Яңгырлар да сүндерә алмас
Сөю булган учакларны.
Вакытлар да суыта алмас
Безнең кайнар кочакларны.

Кушымта.

Еще песни Гүзәл Уразова

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)