Җырлый:Алмаз Гайфуллин № 04. <<Герман көе>>... Язма:4 апрель, 2004 елгы...

Исполнитель: Җырлый:Алмаз Гайфуллин Длительность: 02:50 Размер: 6.50 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Җырлый:Алмаз Гайфуллин — № 04. <<Герман көе>>... Язма:4 апрель, 2004 елгы..."

Сары каеш дилбегәләр
Безнең атларда гына.
Иртән торсам, ике күзем
Сезнең якларда гына.

Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.

Өй артындагы миләшне
Кемнәр кискән балан дип?
Чит җирләрдә сораучы юк
Хәлең ничек, балам, дип.

Әнкәй,ашың пешеп чыккач,
Балаларың җыелыр.
Алар булып, мин булмагач,
Күз яшьләрең коелыр.

Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.

Еще песни Җырлый:Алмаз Гайфуллин

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)