Уразова һәм Зөлфәт Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл.

Исполнитель: Уразова һәм Зөлфәт Длительность: 03:23 Размер: 3.10 МБ Качество: 128 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Уразова һәм Зөлфәт — Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл."

ХӘЕРЛЕ ЮЛ

Зөлфәт Хәким көе һәм сүзләре.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...
Бу дөньяда юллар авыр, түземле бул.
Керфегеңә төшеп кунган ак кар бөртекләренең
Күз яшенә әверелгән мизгеле бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Инде кабат сине миңа китермәс ул.
Тау артында котылгысыз янып калган шәфәкъ булып,
Мәхәббәтнең әкрен генә сүнүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл,
Офыклардан офыкларга сузылган ул.
Икебезгә язмыш биргән бәхет татлы бер мизгелнең
Мәңгелектән мәңгелеккә китүе бу.

Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл...

Скачать Уразова һәм Зөлфәт - Юлларыңа ап-ак җәймә, хәерле юл. №87731161

Информация
Похожие песни не найдены.
0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)