Алия Шайхразиева Ак чәчәкле алмагачлар (сүз. Алсу Васикова, көе Михаил Игнатов)

Исполнитель: Алия Шайхразиева Длительность: 03:54 Размер: 8.93 МБ Качество: 320 kbit/sec Формат: mp3
Ну как песня, понравилась? Поделись с друзьями!

Текст песни "Алия Шайхразиева — Ак чәчәкле алмагачлар (сүз. Алсу Васикова, көе Михаил Игнатов)"

Ак чәчәкле алмагачлар
Михаил Игнатов көе Алсу Васикова сүзләре

Алмагач, шомырт, чияләр
Шау чәчәктә утыра.
Җил искәндә хуш исләре
Тирә-якка тарала.

Бигрәк ямьле яз аенда
Урманнары, кырлары.
Гел үзенә тартып тора
Таллы елга буйлары.

Кушымта:
Алмагачның чәчәкләре
Хуш исле, аллы-гөлле.
Җаныма урын табалмыйм,
Гашыйк булганнан бирле.
Алмагачның чәчәкләре,
Алмагачның чәчәкләре.

Күк йөзендә кошлар оча,
Канатларын кагынып.
Кайттым сиңа, туган җирем,
Язларыңны сагынып.

Кушымта.

Ак чәчәкле алмагачлар
Чибәр кәләш шикелле.
Нинди вакыт бар соң тагын
Язлардан да сөйкемле?!

Кушымта.

Еще песни Алия Шайхразиева

0:00 0:00

Заголовок проигрывателя Подзаголовок проигрывателя

(режим воспроизведения)